news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар-башкорт көрәше буенча Мэр кубогы уйнатыла

Бүген “Ак Барс” Көрәш сараенда татар-башкорт көрәше буенча Мэр кубогына Казанның шәхси команда чемпионаты старт алды

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Бүген “Ак Барс” Көрәш сараенда татар-башкорт көрәше буенча Мэр кубогына Казанның шәхси команда чемпионаты старт алды.
Турнирны Казан башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты оештыра, дип белдерделәр Казан шәһәре думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлегендә.
Көрәш шәхси зачетта 9 авырлык категориясендә уза. Татар-башкорт көрәше кагыйдәләре буенча спортчы ике тапкыр җиңелгәч төшеп кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot