news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар балалар әдәбиятына багышланган конференция була

Чараны ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрә.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында “Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм хәзерге заман” темасына фәнни-гамәли конференция узачак, дип хәбәр итә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте.

Конференциядә катнашучылар балалар өчен татар әдәбиятын үстерүнең төп тенденцияләре, татар балалар әдәбиятында тарихи-мәдәни үзгәрешләрнең чагылышы, китапханәләр эшчәнлеге һ.б. турында фикер алышачак.

Чараны ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрә.

Конференциядә ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкзүм Сәлахов һ.б. катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100