news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариевны искә алды

Казанда татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариевны искә алды
Энҗе Габдуллина

Казанда Габдулла Кариевны 137 еллыгы уңаеннан искә алдылар. Бүген татар җәмәгатьчелеге Яңа Татар зиратына барып, аның каберенә чәчәкләр салды. Искә алу чарасында Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары, язучы, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Искә алу чарасына Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов алып барды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы һәм Нурлат районы хакимият башлыгы исеменнән Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына рәхмәт җиткерде. «Булган мирасны яшь буынга тапшырырга, киләчәктә дә театрның дәрәҗәсен үстерү өчен эшләргә тиешбез», – диде ул.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова Кариев театрын «бренд» дип атады.

«Мин Габдулла Кариев турында күп укыдым һәм һаман да кешеләрнең шулай яшь килеш зур эшләр эшләвенә шаккатам. Күп шәхесләр ул вакытта шундый эз калдырган һәм без аны онытмыйбыз. Мин Кариев театры белән горурланам, чөнки алар – бренд. Кая гына барсак та, «Кариев театры» сүзе яңгырый. Мин һәрбер спектакльгә калдырмыйча киләм һәм һәрвакыт сөенәм. Мин сезне бик яратам», – диде Миләүшә Айтуганова.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева Габдулла Кариевның эшчәнлеге зур кыйммәткә ия булуын әйтте. «Габдулла Кариев – ул татар театры, профессиональ режиссурага нигез сала. Ул образларны психологик яктан тирән карый, һәрвакыт укый. Аны һәрвакыт искә алсак, яшьләребезгә җиткерсәк, татар теле, милләте, театры мәңге яшәр», – диде ул.

Кариев исемендә яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар татар театрына нигез салучы шәхесне хөрмәтләп искә алучы яшьләр булуына сөенүен белдерде. «Шәхесләр олы багана булып, иҗатлары белән халык күңелендә кала икән, алар үлемсез була. Шәхеснең киләчәккә баруын-бармавын яшьләр билгели. Безнең яшьләр театрында бу традицияләрнең саклануына мин бик рәхмәтле. Олы буынның да, яшьләрнең дә бу исемне, шәхесне кадерләп саклануына рәхмәт», – диде Луиза Янсуар.

«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм аның шәкертләре Габдулла Кариев рухына Коръән укып, дога кылды. 

Габдулла Кариевның 137 еллыгына багышланган чаралар бүген Нурлат районында дәвам итә. Театр коллективы Колбай-Мораса авылында Кариев музеенда, авылның мәдәният йортында булып, якташлары белән очрашак. Кич белән Кариев театры Нурлат тамашачысына «Артист» спектаклен тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100