news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ТАССР юстиция министры Әнәс Таҗетдиновка истәлек тактасы ачылачак

Әнәс Таҗетдинов ТАССР Юстиция министрлыгын 1971 елдан алып 1987 елга кадәр җитәкләде.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 февральдә, Казанда ТАССР юстиция министры Әнәс Таҗетдиновка истәлек тактасы ачылачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын 2019 елның сентябрендә үк имзалаган иде.

Истәлек тактасы Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бинасында (Кремль урамы, 12) куелачак. Таҗетдинов җитәкләгән елларда республика Юстиция министрлыгы нәкъ менә биредә урнашкан булган.

Истәлек тактасына рус һәм татар телләрендә «Бу бинада 1971-1987 елларда ТАССРның юстиция министры, ТАССРның атказанган юристы Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов эшләде» дигән сүзләр язылачак.

Истәлек тактасын ачу тантанасы иртәнге 9да башланырга тиеш. Анда ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Конституция суды рәисе Фәрһат Хөснетдинов, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика мәдәният министры Ирада Әюпова һ.б. рәсми затлар, шулай ук Татарстанның элеккеге юстиция министрлары һәм ТР Юстиция министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары чакырылган.

Әнәс Таҗетдинов ТАССР Юстиция министрлыгын 1971 елдан алып 1987 елга кадәр җитәкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100