news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ТАССР юстиция министры истәлегенә комплекслы бергә–бер көрәш турниры башланды

Ярышларда беренче тапкыр хатын–кызлар да катнаша

(Казан, 20 ноябрь, “Татар–информ”). Кичә Казанда ТАССР юстиция министры А.Г.Таҗетдинов истәлегенә комплекслы бергә–бер көрәш буенча Бөтенроссия турниры башланды. Быел ярышлар үткәрелә башлаганга инде 11 ел, әмма ул әле икенче тапкыр гына комплекслы бергә–бер көрәш кагыйдәләре буенча уза.
Ярышларны Татарстан Республикасы буенча суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык, Юстиция министрлыклары, Россия Комплекслы бергә–бер көрәш федерациясе, Россия Юристлар ассоциациясе оештыра.
Ярышларда беренче тапкыр 18 гүзәл затның катнашуы – быелгы турнирның төп үзенчәлекләреннән берсе.
Турнирда Курган, Сарытау өлкәләре, Ханты–Манси автономияле округы, Чечня, Ингушетия Республикалары, Тверь һәм Сургуттан барлыгы 19 команда катнаша, дип хәбәр итә суд приставлары матбугат хезмәте.
Ярышларның финалы һәм ябу тантанасы 21 ноябрьдә “Баскет–холл”да узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot