news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ТАССР барлыкка килү чорына багышланган күргәзмә эшли

Экспозициядә 1918-1920 еллардагы татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрнең үсеш этапларын, ТАССРны төзү вакытын сурәтләгән документлар, плакатлар һ.б. бар.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Кичә, 28 майда, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда 1918-1920 елларда ТАССР оешуга багышланган күргәзмә эшли башлады. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмә Татарстан Совет социалистик республикасының ХХ гасыр башында илебездә барган күпсанлы тарихи вакыйгалар фонында аякка басу процессын күзалларга мөмкинлек бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Экспозициядә 1918-1920 еллардагы татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрнең үсеш этапларын, ТАССРны төзү вакытын сүрәтләгән архив документлары, плакатлар һәм газетлар, брошюралар һәм китаплар тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне оештыруда Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан дәүләт архивы, Россия дәүләт архивы, Россиянең дәүләт социаль-сәяси тарих архивы, Казан Федераль (Идел буе) Университетының Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәсе катнашкан.

  • 2020 елда ТАССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot