news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ТАССР Авыл хуҗалыгы министры Госман Җиһаншинга мемориаль такта куячаклар

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССР авыл хуҗалыгы министры (1971-1983) Госман Шаһи улы Җиһаншинга мемориаль такта кую турында карар әзерләгән. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза.

Тактаны түбәндәге адрес буенча урнаштыру планлаштырыла: Казан, Кече Кызыл урамы, 14 нче йорт. Рус һәм татар телләрендәге текст 1971-1992 елларда бу йортта Госман Шаһи улы Җиһаншинның яшәвен мәңгеләштерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot