news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Тасма» спорт мәктәбе базасында дзюдо үзәге ачылачак

Хәзерге вакытта төзелеш проект алды этабында.

Казанда «Тасма» спорт мәктәбе базасында дзюдо үзәге ачылачак
Солтан Исхаков

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбе базасында дзюдо үзәге барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сөйләде.

«Планда дзюдо сарае төзелеше бар. Хәзер барысы да проект алды эше этабында, аның нинди булачагы һәм сыйдырышлыгы турында сөйләргә әле иртә. Хәзер безнең өчен иң мөһиме — техник биремне билгеләү», — дип сөйләде Мингулов.

Проект әзер булуга, төрле финанслау чыганакларын эзләү башланачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot