news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ташландык йорттагы янгында ир-ат һәлак булган

Янгынның сәбәбе — ут белән саксыз эш итү.

Казанда ташландык йорттагы янгында ир-ат һәлак булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Казандагы ташландык йортта төнге янгында ир-ат һәлак булган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге өченче яртыда 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Лебедев урамында өлешчә җимерелгән йорт януы турында хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләргә 80 кв. метр мәйданда янгынны тулысынча сүндерү өчен бер сәгать тирәсе вакыт кирәк булды.

Янгын сүндерүчеләр, иртән үк янган конструкцияләрне сүтеп, үлгән ир-атның мәетен ачыклый. Аның шәхесе билгеләнә.

Алдан ачыкланганча, янгынның сәбәбе — ут белән саксыз эш итү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100