news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ташландык йортта чыккан янгынны сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар

Янгын икенче Хәрби шәһәрчектәге бер катлы йортта чыккан.

Казанда ташландык йортта чыккан янгынны сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда ташландык йортта чыккан янгынны сүндергән вакытта ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 22.04 сәгатьтә 112 бердәм номерына 2нче Хәрби шәһәрчектәге бер йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр бер катлы ташландык йортның түшәме һәм өйдәге чүп-чар януын ачыклаган.

Утны сүндергән вакытта ир-ат мәетенә тап булганнар. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар.

Янгынның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot