Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ташландык йорт лифты шахтасында ир-ат һәлак булган
Беренче кат турысында сүткән вакытта, лифт кабинасы төшеп киткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Казанда ташландык йортның лифт шахтасында ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 13.00 сәгатьтән соң килгән. Гадәттән тыш хәл урынына коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр барган.
Копылов урамындагы ташландык 4нче йортның лифт шахтасында ир-ат мәете табылган.
Якынча мәгълүматлар буенча, һәлак булган ир-ат беренче кат турысында лифт кабинасын сүтә торган булган. Билгесез сәбәпләр аркасында, кабина аска төшеп киткән. Ир-ат табиблар килгәнче үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз