news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Тәртип» радиосының Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган концерты булды

Казанда «Тәртип» радиосының Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган концерты булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Тәртип» радиосының Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына багышланган «Кабатланмас моңнар» концерты узды. Бу хакта «Интертат» сайты яза.

Бәйрәм кичәсе филармониянең фойесында ук башланды. Биредә килгән тамашачылар артистлар белән бергә халык җырларын һәм ретро җырлар башкарды, биеде. Әлеге тамаша концертның икенче бүлеге алдыннан булган тәнәфес вакытында да дәвам итте.

Концерт радионың туган көненә дә багышланган иде.

«16 апрель – «Тәртип» радиосы, ә 26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар дигән халык күңеленә кабатланмас бер моң туган көн», – дип сөйләде бу турыда «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров радионы туган көне белән котлады. Ул «Тәртип» радиосын татар халкының рухи хәзинәсен, моңын, тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклаучы һәм шуларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүче радио дип атады.

«Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге дә «Тәртип» радиосының эшчәнлеге белән аваздаш. Гасырлардан гасырларга ата-бабаларыбыздан килгән рухи хәзинәбезне, моңыбызны, тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне киң җәмәгатьчелеккә җиткереп үзенең кыйбласына һәрдаим тугры булган радио ул.

Еш кына, аралашкан вакытта, бу радионы олы һәм урта буын белән бәйлиләр. Бу сүзләр белән мин килешмим, чөнки бүгенге көндә «Тәртип» радиосы – ул үткән белән киләчәкне түгел, ә көткәнне бәйләүче күпер. Хезмәтегез, эшчәнлегегез өчен, кыйблагызга тугры калганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә», – диде ул.

Данис Шакиров Ризәлә Исмәгыйлевага истәлекле бүләк тапшырды.

«Әлбәттә, юбилей да, түгәрәк дата да түгел. Кем-кем, Ризәлә Котдус кызы шуны яхшы белә: «Тәртип» - шактый кыенлыклар, сынаулар аркылы узган радио. 2008 елда ачылып, билгеле бер вакытларга кадәр ябылып торган. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән, 2020 елның август аенда янәдән, халкыбызны сөендереп, үзенең эшен дәвам итте. Шуңа күрә радионың һәрбер көне, тәүлеге – тарихи мизгел. Туган көнегез котлы, мөбарәк булсын», – диде ул.

Шигъри-музыкаль кичә Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле һәм Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов чыгышы белән башланып китте. Кичәдә шулай ук татар халкының күренекле шәхесләре Миңгол Галиев, Фоат Галимуллин, Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова, Фердинанд Сәлахов, Наилә Яхина, Хәйдәр Гыйльфанов, шулай ук Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гөлназ Солтанова, Альберт Вәлиуллин, Айдар Рәкыйпов, Энҗе Шәймурзина, «Риваять» этно төркеме, күренекле баянчылар - Айнур Моратов, Булат Шәрипов, бәйрәм чарасының режиссеры һәм алып баручысы Илфак Хафизов, КФУның «Мизгел» театры, Мозаффаров Бэнд төркеме, «Сандугач» инструменталь ансамбле һәм музыкант Җәмил Хәмитов, Алмаз Нургалиев, Айгөл Нәбиуллина, Әнисә Җәләлиева, СалаваТиклар, Алма төркемнәре, Зәбәйдә Гәрәева катнашы.

news_right_1
news_right_2
news_bot