news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тарихчы Газиз Гобәйдуллин һәм аның чорына багышланган конференция бара

"Татар-информ"да "Чорга шәхес аша караш: Газиз Гобәйдуллинның 130 еллыгы" халыкара фәнни-гамәли конференциясенә бәйле матбугат чарасы узды.

Казанда тарихчы Газиз Гобәйдуллин һәм аның чорына багышланган конференция бара
Султан Исхаков

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты бүген беренче татар профессиональ тарихчысы Газиз Гобәйдуллин исеме белән бәйле ачылмаган мәгълүматларны татар дөньясына тәкъдим итте. Бүген бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Чорга шәхес аша караш: Газиз Гобәйдуллинның 130 еллыгына” исемле халыкара фәнни-гамәл конференцияндә катнашучылар сөйләде.

Мәгълүмат өчен: татар язучысы һәм галим-тарихчы Газиз Гобәйдуллин 1887 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1895-1904 елларда Казанның «Халидия» (Зәңгәр мәчет) мәдрәсәсендә укый, 1970 елда Казанның 3 нче гимназиян тәмамлый. 1916 елда Казан университетының тарих-филология факультетын беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлап чыга. 1925 елга кадәр Казандагы югары һәм урта мәктәпләрдә – татар-башкорт хәрби мәктәбендә, Көнчыгыш академиясендә, Татар коммунистик университетта, терле курсларда тарих фәне укыта. 1925 елда Газиз Гобәйдуллин Бакуга күчеп китә, 1926 елда аны Баку университетының тарих кафедрасы доценты итеп билгеләнә, ә 1927 елның октябрендә ул шул ук кафедраның төрки халыклар тарихы буенча профессоры итеп раслана. 1937 елның 18 мартында “Урал-Идел оешмасы” эше буенча НКВД органнары тарафыннан кулга алына. 1937 елга атарга хөкем ителә. 1957 елның 16 мартында аклана.

Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова, КФУ профессоры, тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, Англия, Румыния, Азербайҗан галимнәре һәм Газиз Гобәйдуллинның нәсел дәвамчысы Ирина Бессарабская катнашты.

Бүген Казанда татар халкының данлыклы улы Газиз Гобәйдуллинның тормыш юлына һәм тарихи мирасына багышланган фәнни-гамәли конференция бара. “Ул катлаулы тормыш юлы узган һәм катлаулы биографиягә ия шәхес, – дип таныштырып үтте Ирада Әюпова. – Татар тарихы моңарчы да язылган. Ә Газиз Гобәйдуллин академик фән ягыннан караганда, татар халкы тарихының системалаштырылган, фәнни яктан нигезләнгән концепциясен булдырган кеше”.

Азербайҗан галиме Сол-маз Али кызы Рөстәмова-тогидиның чыгышы Газиз Гобәйдуллинның соңгы көннәре белән бәйле тарихи документларга – аннан сорау алу, гаепләү һәм хөкем карарларына бәйле иде. Галимә быел Газиз Гобәйдуллинның вафатына быел 80 ел булуын искәртеп үтте.

Тарих фәннәре докторы Илья Зайцев Россия Фәннәр академиясе архивыннан табылган яңа документлар белән таныштырып үтте. Ул галимнең кыска гына аралыкта эшләп алган “Шәрыкъ халыкларын өйрәнү Мәскәү институты” белән хезмәттәшлек итүен искәртеп үтте.

“Институт белән Гобәйдуллин арасында булган хатларда галимнең эшчәнлеге белән бәйле бик кызыклы мәгълүматлар бар. Бу документларда ул үзе язган мәкаләләр турында сүз алып бара. Аларның бер өлеше безгә билгеле фәнни эшләр булса, арада бөтенләй билгеле булмаганнары да бар. Галим үзенең фәнни эшчәнлегенең киләчәген ничек күзаллавы турында да яза. Ул Казан, Мәскәү һәм Баку арасыннан кайсын сайларга белмичә икеләнгән. Нәтиҗәдә, Казанны сайлаган. Мәскәүгә киткән булса, язмышы ничек булган булыр иде икән?!”

Илья Зайцев галимнең яңа автобиографик тексты табылуын да хәбәр итте. “Ул текстны төзүгә формаль карамаган. Анда аның интеллектуаль үсеше тарихы һәм рухи тормышы чагыла”, – диде ул.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова “Татар-информ” хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, әлеге фәнни-гамәли конференциядә яңгыраган чыгышлар буенча җыентык әзерләнә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100