news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысының мәгълүмати культурасы“ дигән курслар уза

Укытучыларга, курсларга килгәндә, тарих-җәмгыять белеме предметыннан көнүзәк проблемалар буенча эшләнгән укыту-методик эшкәртмәләр алып килергә киңәш ителә

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институты агымдагы елның 8-26 июнь көннәрендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысының мәгълүмати культурасы“ дип аталган курслар уздыруы турында хәбәр итә. Һәм укытучыларга, курсларга килгәндә, тарих-җәмгыять белеме предметыннан көнүзәк проблемалар буенча эшләнгән укыту-методик эшкәртмәләр алып килергә киңәш итә. Әлеге методик материаллар һәр укытучының рефератына нигез булып торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot