news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Тәре йөрешендә биш мең кеше катнашты

Казанда Тәре йөрешендә биш мең кеше катнашты
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Казан Изге ана иконасы хөрмәтенә Тәре йөрешендә биш мең кеше катнашты. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Агентлык язганча, Тәре йөреше узачак юлларда иртәдән үк автомобильләр хәрәкәте чикләнде.

Православлар Казан Кремлендәге Благовещение соборы янына җыелды һәм Богородица образы белән ул саклана торган Казан соборына кадәр барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot