Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тәре йөрешенә берничә мең кеше җыелды
Православие дине вәкилләре бүген Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәмендә Тәре йөреше чарасында катнаша.
Традиция буенча тәре йөреше иртәнге 7.30да Казан Кремленең Благовещение соборы диварлары янында башлана. Йөреш Казан Богородица монастыренда тәмамланачак.
Быел Казанга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Кабат килде. Патриарх гыйбадәтләре 10.00 сәгатьтә Казан Богородица монастыре территориясендә урнашкан Никола Тульский храмында башлана.
Кич белән, 18.00 сәгатьтә, Казанның «Елмай» паркында җырчы Вика Цыганова, Мәскәүдән «Покров» төркеме һәм Элеонора Калашникова җитәкчелегендәге рус җыры ансамбле катнашында бәйрәм уңаеннан концерт була. Концертка керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз