news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен «Туган тел фест – 2025» республика фестивале узды

Казанда тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен «Туган тел фест – 2025» республика фестивале узды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә Казанның «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен республикакүләм «Туган тел фест – 2025» узды. Быел фестиваль җиденче тапкыр оештырылды.

«Туган тел фест» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгы ярдәмендә «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчалары базасында уздырыла. 2019 елдан алып төрле чараларда Республикадан 600дән артык педагог, тәрбияче, методист, татар телендә белем бирүче балалар бакчалары мөдирләре катнашкан.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чарада балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә татар телен укытуының яңа төр алым ысуллары, методик кулланмалары белән уртаклашу, фикерләшү өчен Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм татар теле укытучылары җыелган иде.

«Биредә аерым җылы, искиткеч рәхәт мохит. Сезнең җаныгызны, тәнегезне биреп, үз эшегезне шулкадәр яратып, ихлас башкаруыгыз республикабызның зур байлыгы. «Алтыда белгән ана телен, алтмышта да онытмас», – диләр. Сез эшли торган даирә, балалар – туган телебезнең киләчәге. Аларга әлеге мохитне, телебезнең кирәклеген сеңдерү мөһим», – дип сәламләде чарада катнашучыларны ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Ул барлык тәрбиячеләргә рәхмәт белдерде.

«Тәрбияченең иҗади эшчәнлеге шәхес формалаштыруда, баланың интеллектуаль багажын булдыруда бик булыша. Сезнең аша балалар туган телебез байлыгын таный, өйрәнә. Милли җанлы булуыгыз, әлеге олы, бәһасез эшегез өчен сезгә ихлас рәхмәт. Фестиваль нәтиҗәле булсын иде, без һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә әзер», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бала Сити» полилингваль мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәренә нигез салучы Альбина Насыйрова фестиваленең төп максаты – татар телле тәрбиячеләрне, укытучыларны берләштерү булуын искәртеп үтте.

«Туган тел фест» фестивале инде традициягә әйләнде, елдан-ел катнашучылар, чыгыш ясаучылар саны арта бара, без моңа чиксез шат. Безнең төп максатыбыз – татар телен өйрәтүче тәрбиячеләрне берләштерү, идеяләр белән уртаклашу. Монда килгән һәрбер тәрбияче, укытучы йолдыз, әлеге проект исә аларны берләштерә. Шәхес, аеруча балалар белән эшләүче шәхес һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Яңа методикалар, ысуллар өйрәнү, соңыннан әлеге яңалыкларны башкалар белән дә бүлешү үсешкә китерә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова фестивальдә оештырылган тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары укытучылар һәм тәрбиячеләр эшчәнлегендә мөһим булуын ассызыклады.

«Без бүген берничә генә остаханә карадык – искиткеч, шулкадәр тырышып, сабый балалар татар телен белсеннәр өчен уйнатып, шаяртып, җырлатып эшлиләр. Туган телне кечкенә чакта өйрәнгән балалар киләчәктә кайда гына яшәсәләр дә, үз телләрен онытмыйлар. Әлеге проект телебезне үстерү өчен бик мөһим элемент булып тора. Тәҗрибә уртаклашу, уртага салып сөйләшү беркайчан да эзсез узмый, аның нәтиҗәсе һәрвакыт була», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фестиваль кысаларында укытучыларга һәм тәрбиячеләргә төрле остаханәләр күрсәтелде, татар телен укыту процессында кулланып була торган программалар һәм махсус проектлар турында чыгышлар тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot