news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда таралучан склерозга багышланган конференция оештырыла
27-29 апрель көннәрендә Казанда халыкара белгечләр катнашуында “Таралучан склерозның актуаль мәсьәләләре: теория һәм практика” исемле фәнни-гамәли конференция узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 27-29 апрель көннәрендә Казанда халыкара белгечләр катнашуында “Таралучан склерозның актуаль мәсьәләләре: теория һәм практика” исемле фәнни-гамәли конференция узачак. Аны Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте, Россия медицина фәннәре академиясенең неврология буенча Гыйльми үзәге, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина академиясе һәм республика неврологларының фәнни-медицина җәмгыяте оештыра.
Конференция эшендә Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән (Канада, Алмания, Италия, Швейцария клиникаларыннан һәм университетларыннан) 400гә якын белгечнең катнашуы көтелә.
Казан дәүләт медицина академиясеннән хәбәр ителгәнчә, конференция барышында Россия дәүләт медицина университеты, И.Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясе, Россия медицина фәннәре академиясенең неврология буенча Гыйльми үзәге, кеше баш мие Үзәге, Санкт-Петербургның хәрби-медицина академиясе, Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты, Санкт-Петербург дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе, Казан дәүләт медицина университеты, Себер дәүләт медицина университеты, Ярославль дәүләт медицина академиясе, Милләтара тормыш сыйфаты өлкәсендә тикшеренүләр алып бару үзәге галимнәре чыгыш ясар дип көтелә.
Чарада нейроиммунология мәсьәләләре, таралучан склероз булган кешеләргә диагноз кую, дәвалау һәм тернәкләндерү үзенчәлекләре, таралучан склероз белән авыручыларга неврология ярдәмен күрсәтүне камилләштерү кебек проблемалар күтәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2