news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда танышының автомобилен урлап киткән ир-атны тоткарлаганнар

Җинаять кылган вакытта 44 яшьлек ир-ат исерек булган.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда танышының автомобилен урлап киткән ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ»га Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә 20.00 сәгать тирәсендә шәһәрнең Ведомстводан тыш сак идарәсе наряды «Перехват» планы игълан ителүе турында хәбәр алган. Краснодонская урамындагы шәхси йорт яныннан 9 нчы модельле «Лада» автомобилен урлап киткәннәр.

Росгвардиялеләр Ибраһимов белән Воровский урамнары чатында юлда үзен “сәер” тоткан урланган автомобильгә охшаш машинаны күреп алалар. Якындагы светофорда автомобильне туктатканнар. Руль артында 44 яшьлек исерек ир-ат утырган, автомобильгә документлары булмаган. Соңрак казанлының шәхси йортта бергә ремонт ясаган танышының автомобилен урлап китүе ачыкланган.

Автомобиль урлаучыны полиция хезмәктәрләренә тапшырганнар. Урлауда шикләнелгән затка «Машина урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100