news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда таныш булмаган кешегә пычак белән янаган ир-атны росгвардиячеләр тоткарлаганнар

Яшь ир-ат Җиңү проспектындагы кибетләрнең берсендә 37 яшьлек кеше белән бәхәсләшкән.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда росгвардиячеләр таныш булмаган кешегә пычак белән янаган ир-атны тоткарлаган. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 яшьлек егет һәм 37 яшьлек ир-ат арасында бәхәс Җиңү проспектындагы кибетләрнең берсендә төн уртасы тирәсендә килеп чыккан. Баштан егет таныш түгел кеше белән ачуланышкан, аннан пычак чыгарып, үтерү белән яный башлаган.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан урыннан егет машинага утырып качкан. Зыян күргән ир-ат росгвардиячеләргә аның машина номерын әйткән. 9нчы модельле “Лада”ны тиздән тапканнар һәм егетне тоткарлап, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Әлеге факт буенча “Үтерү белән янау” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100