news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда танылган тенор тавышлы җырчылар чыгыш ясаячак
18 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Казанның музыка сөючеләренә “Мәхәббәттә аңлашу” исемле гала-концерт программасы тәкъдим ителә
Скопировать ссылку
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). 18 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Казанның музыка сөючеләренә “Мәхәббәттә аңлашу” исемле гала-концерт программасы тәкъдим ителә. Кичәдә өч башкаручы – тенор тавышлы Михаил Акименко, Алехандро Олмедо һәм Давид Гвинианидзе чыгыш ясаячак.
Михаил Акименко - Румыния Милли операсының баш солисты. Алехандро Олмедо – Мехико Опера театры солисты һәм “Метрополитен-опера”сының алдынгы башлап җибәрүчесе. Музыка дөньясында ул күренекле җырчылар – Пласидо Доминго һәм Хосе Каррерас белән бергә чыгыш ясагач таныла.
Давид Гвинианизде исә – Мәскәүдәге “Геликон опера” һәм “Яңа опера” театрлары солисты. Ул шулай ук “Тенор тавышлылар йолдызлыгы”, “Бас тавышлылар парады”, “Тенор һәм бас тавышлылар дуэле”, “Тенор, баритон һәм бас тавышлылар ярышы” программаларының сәнгать җитәкчесе дә. Әлеге мәгълүматны С.Сәйдәшев концерт залының концертлар бүлегеннән бирделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot