news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда танылган пианист Денис Мацуев чыгыш ясаячак
3 июнь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бөтен дөньяда танылган рус пианисты Денис Мацуевның концерты узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). 3 июнь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бөтен дөньяда танылган рус пианисты Денис Мацуевның концерты узачак.
Денис Мацуев Иркутскида музыкантлар гаиләсендә туа, шунда музыка мәктәбендә белем ала. 1990 елда Мәскәүдәге Үзәк музыка мәктәбендә укуын дәвам итә. 1991 елда “Яңа исемнәр” фондының стипендиаты була, ике елдан соң Йоханнесбургтагы халыкара пианистлар конкурсында җиңә һәм Мәскәү консерваториясенә А.Наседкин, соңрак С.Доренский классына укырга керә. 1995 елдан – Мәскәү филармониясе солисты. 1998 елда П.Чайковский исемендәге унберенче Халыкара конкурсында җиңү аның исемен бөтен дөньяга таныта. Денис Мацуев – Россиянең атказанган артисты.
Казанда узачак концерт музыкантның Россия шәһәрләренә турне кысаларында оештырыла. Денис Мацуев Шубертның “Соната ля-минор op.143”, Бетховенның “Соната №23 (Аппассионата)”, Григның “Поэтические картинки”, “Соната ми-минор”, Листның “Мефисто вальс”ын башкарачак, дип хәбәр иттеләр С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының матбугат хезмәтеннән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot