news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда танылган галимә Диләрә Тумашеваны искә алдылар

Казанда танылган галимә Диләрә Тумашеваны искә алдылар
Фото: "Интертат", Камилә Билалова

19 июльдә Диләрә Тумашеваның тууына йөз ел тулды. Ул – филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы һәм университет тарихында декан булган беренче хатын-кыз. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте материалларына таянып, Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның Яңа Татар зиратында Диләрә Тумашеваны искә алырга аның туганнары, якыннары, укучылары һәм хезмәттәшләре җыелды. Мәрхүмә рухына дога кылынды, аның турында истәлекләр яңартылды, галимәнең татар филологиясе фәненә кертелгән өлеше тагын бер кат билгеләп үтелде.

Диләрә Тумашева – Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, югары уку йорты нигез салынганнан бирле декан булган беренче хатын-кыз гына түгел, ә татар филологиясе тарихында фәннәр докторы булган беренче хатын-кыз да иде. Ул үз гомерен себер татарлары телен өйрәнүгә багышлаган иң зур галимнәрнең берсе. Диләрә Гариф кызы себер татар теленең татар теле булуын исбатлаган һәм тарихи бәйләнешләрне яңарткан кеше.

Диләрә Тумашева үткәргән себер татарлары диалектларын тикшерү эшләре төрки тел галимнәре тарафыннан фундаменталь хезмәт дип танылды. Туганнары галимәнең һәркайда тырышлык һәм эшкә тугрылык күрсәтүен искә алалар. Алар сүзләренчә, бу аның балаларын һәм оныкларын тәрбияләүгә дә йогынты ясаган. Соңрак аларның күбесе тормышларын Казан федераль университеты белән бәйләгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot