news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда танылган эшмәкәр Михаил Скоблионкны шартлатканнар

Шартлау эшмәкәрнең Аркылы Нокса урамындагы офисында булган.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казанда танылган эшмәкәр Михаил Скоблионкны шартлатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.

Скоблионк һәм аның ярдәмчесе шартлау вакытта Аркылы Нокса урамындагы офиста булган. Агентлык мәгълүматлары буенча, эшмәкәргә шартлаткыч салынган посылка биргәннәр. Шуны ачкач, шартлау яңгыраган.

Чаганак мәгълүматлары буенча, эшмәкәрнең бите янган. Ул хәзерге вакытта хастаханәдә офтальмология бүлегендә дәвалана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot