news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның 100 еллыгы зурлап бәйрәм ителәчәк

Казанда танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның 100 еллыгы зурлап бәйрәм ителәчәк
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов Юныс Әхмәтҗановның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү планнары белән уртаклашты.

Легендар кулинарның юбилее 2027 елның 28 февралендә билгеләп үтеләчәк, аңа әзерлек инде башланган.

«Юныс Әхмәтҗанов – безнең легенда, татар аш-сулары сәнгате дәрәҗәсен күтәргән кеше. 1980 елда ул Мәскәүдә узган Олимпиадада Татарстан командасын тәкъдим итә, ул вакытта автономияле республикаларга катнашырга рөхсәт ителми, ләкин Татарстан өчен искәрмә ясыйлар. Ислам дөньясы илләренең яшь пешекчеләре арасында аның исемен йөртүче киләсе халыкара турнирны без шушы истәлекле датага багышларга планлаштырабыз», - дип белдерде Гаязов.

Аның сүзләренчә, Ассоциация Республика Хөкүмәтенә «Россия – Ислам дөньясы» гастрономия форумы кысаларында Әхмәтҗановның юбилеена басым ясау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятли. Турнирның номинацияләре тематик яктан аның мирасы белән бәйле булыр дип планлаштырыла.

Ул билгеләп үткәнчә, бу тармак өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен мөһим вакыйга.

«Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясен тәкъдим итеп, шуны ассызыклыйсым килә: бу турнирларның барысы да беренче чиратта безнең Ассоциация идарәсе казанышы. Бу чыгышлар һәм Татарстан Пешекчеләре лигасы белән хезмәттәшлек - дөрес эш юнәлеше. Ул безнең кухняны милли дәрәҗәдә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә дә танытырга ярдәм итә», - дип ассызыклады Ассоциация президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot