Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
29 августта Казанда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак. Диния нәзарәте чараны аеруча зур итеп ТР Рәисе Администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Республика көне кысаларында оештыра. Анда теләгән һәркем: казанлылар һәм башкала кунаклары чакырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете каршында Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш – 13:00 сәгатьтә.
Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай мәдәни-мәгърифәтчелек программасы әзерләде. Мәүлиднең онытылмас мизгеле булып мөселманнар арасында хаҗга ике юллама уйнату торачак. Узган елдан аермалы буларак, хаҗга юллама уйнату ике этапта узачак: беренче этапта, сәхнәдә үтә күренмәле барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 10 билет алыначак һәм бу билет ияләре арасында хаҗга багышланган викторина уздырылачак. Викторинада җиңүчеләргә хаҗга юлламалар тапшырылачак.
Шулай ук сәхнәдә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк, ә танылган татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячак. Программада кызыл җеп булып мөгаллимнәргә хөрмәт һәм гыйлем алу темасы барачак. Балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк. Мәүлид мәйданчыкларында шулай ук Halal Market эшләячәк.
Моннан тыш, Мәүлид кысаларында Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен тәмамлаячак – республиканың аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләреннән 150 беренче сыйныф һәм өлкәнрәк укучыларга Белем көненә тантаналы рәвештә букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырылачак.
- Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2026 елның 13 августында кояш баю белән башланды һәм 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган ай булу белән истәлекле. «Мәүлид» сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «туу» дигәнне аңлата, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Пәйгамбәрнең дөньяга килүе. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән. Бу уңайдан Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мәүлид кичәләре һәм мәҗлесләр узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз