news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Тандем» сәүдә үзәгендәге кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Бу хәлгә автомат янгын сигнализациясе эшли башлау сәбәп булган.

Казанда «Тандем» сәүдә үзәгендәге кешеләрне эвакуацияләгәннәр
Соцсети

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Казанда «Тандем» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Сәүдә үзәгендә автомат янгын сигнализациясе эшли башлады. Хәзерге вакытта хезмәткәрләр һәм сатып алучыларны эвакуациялиләр», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Барлыгы 500 кешене эвакуацияләгәннәр. Янгын сүндерүчеләр бинаның эчен яхшылап тикшергән. Урында ачыкланганча, чакыру ялган булып чыккан. Урында электрчылар автомат янгын сигнализациясе эшли башлау сәбәбен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot