Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда таксистның пистолеттан ату нечкәлекләре билгеле булды
Хокук сакчылары такси пассажирларын тоткарлаган, йөртүчене эзлиләр.
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Сахаров урамында 11.20 сәгатьтә атыш турында полициягә шаһит хәбәр иткән.
Ачыкланганча, таксист белән ике пассажир ир-ат арасында низаг чыккан. Нәтиҗәдә йөртүче ике тапкыр һавага аткан да китеп барган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Хокук сакчылары такси пассажирларын тоткарлаган, йөртүчене эзлиләр.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда таксист пассажирлар белән талашкан һәм пистолеттан аткан. Якынча мәгълүматлар буенча, йөртүче пневматик пистолеттан аткан. Пассажирлар зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз