news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда таксист һәм пассажирлар арасында чыккан конфликт атыш белән тәмамланган

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бер пассажир яраланган.

(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанда «Леруа Мерлен» парковкасында таксист һәм пассажирлар арасында чыккан конфликт атыш белән тәмамланган. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, кичә кичке дүртләр тирәсендә парковкада таксист һәм өч пассажир арасында конфликт чыккан. Пассажирларның берсе травматик пистолет чыгарып ата башлаган.

Бер пассажир яраланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге кешеләрнең дүртесе дә кулга алынган һәм полиция бүлегенә китерелгән. Тулырак мәгълүмат ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100