news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда такси таптаткан ир-атны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр

Беренчел мәгълүматлар буенча, җәяүле рөхсәт ителмәгән урында юл аша йөгереп чыккан.

Казанда такси таптаткан ир-атны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда такси таптаткан ир-ат каты имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт бүген 18.30 сәгать тирәсендә Коләхмәтов урамында «Моки» сәүдә үзәге каршында булган.

Шаһитлар сүзләренчә, өлкән яшьтәге ир-ат рөхсәт ителмәгән урында юл аша йөгереп чыккан.

«Зыян күрүчене авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Аның башы имгәнгән, сынган урыннары бар. Һәлакәт урынында юл патруль хезмәте инспекторлары эшли. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар», — диделәр ЮХИДИ идарәсендә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100