news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда такси шоферы әбинең аферистка бирергә җыенган 350 мең сум акчасын кайтарган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Казанда такси шоферы бер әбинең аферистка бирергә җыенган 350 мең сум акчасын кире кайтарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Полициягә Казанда яшәүче 83 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, 10 декабрь кичендә аңа оныгы шалтыратып, машина белән бер кешене бәрдереп үтерүе хакында хәбәр иткән. Ир-ат хәзер үзен төрмәгә утыртачакларын әйткән. Шуннан соң телефонны башка ир-ат алган, ул үзен тикшерүче дип таныштырган. Ул әбигә бер миллион сум акча түләргә кирәклеге, аннары аның оныгын азат итәчәкләре турында хәбәр иткән. Карчык ризалашкан, әмма үзенең 350 мең сум гына акчасы булуын әйткән. Ялган полицейский моңа риза булган һәм акчаны алырга курьер киләчәк дигән.

Әби бар булган акчасын җыеп, өенә килгән такси шоферына тапшырган. Берникадәр вакыттан соң ир-ат кире килгән һәм акчаны әбигә биргән.

Такси шоферы полицейскийларга аңлатканча, аңа бер хатын-кыздан конвертка салынган акчаны алып, аны заказ бирүчегә илтеп бирү белән бәйле заказ килгән. Соңрак ир-ат акчаны алудан баш тарткан һәм такси шоферыннан аны билгеле бер счетка күчерүен сораган. Шул чагында таксист моның афера икәнен аңлап алып, таныш булмаган ир-атның үтенечен канәгатьләндерүдән баш тарткан һәм әбинең өенә кире килгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100