news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда такси машинасы җәяүлеләр кичүендә 14 яшьлек кызны бәрдергән

Казанда 14 яшьлек кызны җәяүлеләр кичүендә такси машинасы бәрдергән. Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте яңа елның беренче көнендә 13.50 сәгатьтә булган.

Түбәсендә такси шашкасы куелган KIA Rio автомобиле руле артында Татарстанның Биектау районында яшәүче 56 яшьлек кеше булган. Ир-атның машина йөртү стажы 28 ел.

Юл һәлакәте видеога эләккән. Видеодан күренгәнчә, такси машинасы Габишев урамы буйлап Сафиуллин урамына таба хәрәкәт иткән. Җәяүлеләр кичүенә килеп җиткәч, машина туктамаган һәм кызны үткәрмәгән.

Кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot