Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда такси йөртүчесен яралап качкан пассажирны эзлиләр
Бүген социаль челтәрләрдә Казанда Батыршин урамындагы гадәттән тыш хәл турында хәбәрләр таралды. Такси пассажиры йөртүчегә һөҗүм итеп, аңа шампур шикелле очлы предмет белән чәнчегән.
«Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, зыян күргән ир-ат турында мәгълүмат «Московский» полиция бүлегенә килеп ирешкән.
Якынча мәгълүматлар буенча, такси йөртүче һәм пассажир арасында тавыш чыккан, аннары төрткәләшә башлаганнар. Нәтиҗәдә, пассажир йөртүченең җилкәсенә очлы предмет кадаган һәм качкан. Зыян күргән ир-атка табиблар ярдәм күрсәткән.
Хәзер полиция хезмәткәрләре һөҗүм иткән ирне эзли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз