Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда такси һәм каршеринг хезмәтеннән куллану мәсьәләсе буенча консультация бирәчәкләр
Казанлылар транспорт хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре һәм такси белән каршеринг кулланганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар. Шәһәр халкына Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре консультация бирәчәк.
Шалтыратулар көн саен 9:00 дән 17:00 гә кадәр кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны буенча кабул ителә: +7(843)221-90-16. Шулай ук ведомствога +7(917)224-87-94 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр консультацияләр 10:00 дән 16:00 гә кадәр, җомга көнне 10:00 дән 15:45 кә кадәр алып барыла.
Кайнар линия 25 ноябрьдә эшен тәмамлаячак, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз