news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда такси автомобиле баганага бәрелгән

Авария Академик Сахаров һәм Җиңү проспекты киселешендә булды.

Казанда такси автомобиле баганага бәрелгән
Очевидцы

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда такси автомобиле юлдан чыгып очкан һәм баганага бәрелгән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә.

Авария Академик Сахаров һәм Җиңү проспекты киселешендә булды.

Кадрларда "Рено"ның юлдан чыгып китүе күренеп тора, биек бордюрга килеп, ян белән фонарь баганасына бәрелүе күренә.

Авария турында тулырак мәгълүматлар ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100