news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Таһир Якупов исемендәге җыр фестивале үтте

12 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Татар җырын башкаручылар арасында Таһир Якупов исемендәге җыр фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңлы-гармунлы гала-концертка Таһир Якуповның иҗатын хөрмәт иткән затлы җырчылар җыелды. Алар арасында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Рәсим Низамов, Илсур Сафин, Илназ һәм Гүзәл Баһ, Нурзадә, Илвина һәм башкалар бар иде.

Чараны ел саен «Китап» радиосы һәм Теләче районы администрациясе берлектә оештыра. Ул үз тамашачысын булдырган, яңа талантлар ачарга ярдәм иткән халыкчан фестивалгә әйләнеп килә.

  • Танылган татар җырчысы Таһир Габдулла улы Якупов 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килгән. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлаган. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист булып эшләгән. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot