Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тагын биш йортны җылылык белән тәэмин итәсе калды
Казанда 6021 йортның 6016сына, шулай ук барлык социаль учреждениеләргә җылылык бирелгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
«Киров һәм Мәскәү районнарындагы биш йортка якындагы ике көндә җылылык биреләчәк. Анда процесс ахырына таба бара», - диде ул.
Моннан тыш, Гыйниятуллин сүзләренчә, Совет районының өч йортында җылылык җибәрелгәннән соң җылылык бирү вакытлыча туктатылган. Бу челтәрләрдә ачыкланган тышкы дефектларны бетерү белән бәйле. «Эш бүген тәмамланачак», - дип ассызыклады ул.
Казанда ягып җылыту сезоны 29 сентябрьдә башланды. Бу узган ел белән чагыштырганда сигез көнгә иртәрәк. «Социаль билгеләнештәге объектларның өчтән береннән артыгы, 876 учреждениенең 301е, 22 сентябрьдән башлап, вакытыннан алда җылылык алды», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Казан мэры Илсур Метшин бу атнада калган йортларда җылылык җибәрү мәсьәләләрен хәл итәргә кушты.
«Бездә зур булмаган идарәче компанияләр җаваплы булган торак милекчеләре ширкәтләреннән мөрәҗәгатьләр бар. Кешеләр өчен аерма юк - идарәче компанияме яки Торак милекчеләре ширкәтеме. Барлык шәһәрлеләр дә безнең өчен бертигез дәрәҗәдә хөрмәтле. Шуңа күрә, әйдәгез, үз игътибарыбызны кемнеңдер гаебе белән артта калган торак милекчеләре ширкәтләренә туплыйк», - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз