news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тагын бер яңа балалар бакчасы ачылды

Яңа бакча Совет районында ачыла торган 8 нчесе, ди район хакимияте башлыгы

 (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Совет районында “Бал корты” (“Пчелка”) дип исемләнгән катнаш төрдәге яңа балалар бакчасы ачылды. Әлеге шатлыклы вакыйга белән сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен котлар өчен, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова килде.
Шулай ук тантаналы чарада мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров һ.б. рәсми затлар катнашты.

Чыңгыз Айтматов урамы, 15 адресы буенча урнашкан балалар бакчасы 120 балага исәпләнгән. Бүгенге көндә ул кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Яңа мәктәпкәчә учреждение мөдире Ләйсән Гаффарова сүзләренә караганда, балаларга экологик белем бирү аша рухи-әхлакый тәрбия бирү – бакчаның өстенлекле юнәлеше булачак. “Безнең шәһәрнең яшь табигатьне өйрәнүчеләр үзәге белән килешүебез бар – бакчага укытучылар килеп, балаларны экологик тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк, бу бушлай булачак”, - дип ассызыклады бакча мөдире.

Шулай ук балаларның физик, сөйләм үсешенә дә зур игътибар биреләчәген билгеләп үтте.

Рөстәм Гафаров яңа бакчаның Совет районында ачыла торган 8 нчесе икәнлеген әйтте.

Яңа бакчаның мөдире республика, шәһәр һәм район җитәкчелекләренә, шулай ук Казанның мәгариф идарәсенә һәм төзүчеләргә рәхмәтен белдерде, диелә мэриянең матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100