news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тагын бер проспект барлыкка килә, 5 урамның исеме үзгәрә

Казан шәһәре Думасының 41 нче сессиясендә депутатлар шуның өчен тавыш бирде

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанның Совет районы хакимиятенә озак еллар җитәкчелек иткән һәм Татарстан башкаласының Мактаулы гражданины булган, Казан шәһәре үсешенә сизелерлек өлеш керткән җәмәгать эшлеклесе Альберт Әсһәр улы Камалиевның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Казанның Совет районына кергән Взлетная урамын Альберт Камалиев проспекты дип үзгәртү тәкъдиме белән шәһәр Думасының 41 нче сессиясендә бүген депутатлар алдына мэр Илсур Метшин чыкты.

Взлетная урамының киләчәктә проспект булып киңәячәген һәм шәһәрнең искерәк өлешен төзелеп килгән «Казан - XXI гасыр» торак комплексы белән тоташтыра торган күпер ролен үтиячәген исәпкә алып, шәһәр башлыгы бу гамәлне уңышлы ди тапкан. Депутатлар исә мэр инициативасын берсүзсез кабул итте. Казан шәһәре Думасы исеменнән ТР Министрлар Кабинетына Альберт Камалиевның исемен шул рәвешле мәңгеләштерү турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать кабул ителде. Взлетная урамы исә Җиңү проспектыннан «Мега» сәүдә үзәге буйлап «Казан» халыкара ат-спорт комплексы һәм иске аэропорт территориясе яныннан үтеп, Патрис Лумумба урамына барып тоташа.

Төрле елларда Казан шәһәре территориясенә күчерелгән бистәләрдә исемнәре кабатланыла торган урамнарның атамаларын алыштыру максатында (хәзер Казанда бер-берсен кабатлый торган 260лап урам исәпләнә) һәм «Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышы турында»гы ТР Законына ярашлы рәвештә, Казанның топонимика буенча  комиссиясе тәкъдимен игътибарга алып, бер үк исемдәге урамнарның исемнәрен алыштыру эше 5 этапка бүлеп башкарылачак. Беренче этапта 37 урамның исемен үзгәртү күздә тотыла.

Бу хакта вице-мэр Людмила Андреева депутатлар алдында ясаган чыгышында игълан итте. Аерым алганда, бу сессиядә тагын 5 урамның исем-атамасын алыштыру хакында сүз барды һәм депутатлар аны хуплады. Авиатөзелеш районына кергән Северный бистәсендәге Набережная урамы Рубин урамы дип һәм Совет районына караган Киндерле бистәсендәге Набережная урамы Азатлык урамы дип үзгәртелде. Ә инде Идел буе районы Салмачы бистәсендәге Раздольная урамы моннан соң Черноплодная урамы дип аталачак. Совет районы Вознесение торак комплексындагы Дружный тыкрыгы Праздничный тыкрыгына, Кече Дәрвишләр бистәсендәге Садовая урамы Вишневый Сад урамына әйләндерелде.  


news_right_1
news_right_2
news_bot