news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тагын бер IT-парк төзү планлаштырыла

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы Казан территориясендә өченче IT-паркны төзү вариантларын карый. Бу хакта «Татар-информ»да узган «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын республикада гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Төрле вариантларны, локацияләрне караячакбыз. Бездә Россиянең башка субъектларыннан Казанга күченеп килергә теләгән һәм суммада 6-8 мең квадрат метрны арендаларга әзер булган компанияләрдән ихтыяҗ зур, әмма бездә андый территорияләр юк», — диде министр.

Ул шулай ук Татарстан башкаласында IT-паркларның йөкләнеше бүгенге көндә 100 процентны тәшкил итә, дип искәртте. Узган елда гына да, резидентлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә, парк компанияләре эшчәнлегеннән республика бюджетына 3 миллиард сумнан артык салым күчерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100