Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда табылдык бала – анасы тарафыннан ташланган өченче бала
Бүген полиция вәкилләре баласын ташлап качкан ананы тапты
(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда баласын ташлап качкан 26 яшьлек Наталья Манжоланың бу беренче кансыз адымы түгел. Девятаев урамы буенча торак йорт подъездында калдырылган Данила Манжола – “ана” тарафыннан ташланган өченче бала. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Билгеле булганча, бүген полиция вәкилләре әлеге ваемсыз ананың эзенә төште. Ханым очраклы танышының фатирында яшеренеп яткан.
“Малайның элек ике тапкыр иректән мәхрүм итү урыннарында тотылган анасы 2008 нче елда кыз бала тапкан булган, әмма аны тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән. Нәтиҗәдә, ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Туганнары сүзләренә караганда, 2010 нчы елда Наталья тагын бер бала таба, аннан бала тудыру йортында ук баш тарта”, - диелә хәбәрдә.
Олы баласын Натальяның туганнары тәрбияли, икенче баланың язмышы билгеле түгел.
Тикшерү идарәсеннән элегрәк хәбәр итүләренчә, баланың анасы Яшел Үзәндә яшәүче дип фаразланган мәгълүмат дөреслеккә туры килмәгән.
Искәртеп узабыз: кичә, 13 нче гыйнварда, Түбән Новгород төзәтү учреждениесе хезмәткәрләре шалтыратуыннан соң, полиция вәкилләре баланың кем булуын ачыклауга ирешә. Түбән Новгородтан хәбәр итүләренчә, 2013 нче елгы малай, анасы колониядә җәзасын алган вакытта, учреждение каршындагы балалар йортында карап тотылган. Түбән Новгородтагылар баланы тышкы кыяфәте буенча гына түгел, төзәтү учреждениесендә алган киеме буенча да таныганнар.
2014 нче елның 31 нче декабрендә учреждение хезмәткәрләре иреккә чыгарылган ананы баласы белән поездга утыртып җибәргән. 2015 нче елның 1 нче гыйнварында Манжола Казанга кайтып җитә. 3 нче гыйнварда 2 яше дә тулмаган сабыйны язмыш иркенә ташлый...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз