news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда табибларның уртача хезмәт хакы билгеле булды

Татарстан башкаласында медицина хезмәткәрләренең минималь хезмәт хакы 5,5 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Казанда табибларның уртача хезмәт хакы 38,7 мең сумга тигез, дип хәбәр итә HeadHunter сервисының матбугат хезмәте.

2018 ел башында Чаллыда медицина хезмәткәрләренең уртача эш хакы – 31,8 мең, Әлмәттә – 36,5 мең, Түбән Камада 34,7 мең сум булган.

Татарстан башкаласында табибларның минималь хезмәт хакы 5,5 мең сум тәшкил итә. Иң зур хезмәт хакын (80-180 мең) психиатр-наркологлар ала.

Быел Казанда фельдшерларның максималь эш хакы 50 мең сум тәшкил иткән. Кандидаттан тиешле белгечлеккә ия икәнлеген раслаган сертификат һәм өч елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе таләп ителә.

Эшкә яңа гына урнашкан (бу очракта урта медицина белеме дә җитә) фельдшерларның хезмәт хакы 15-17 мең сумга тигез. 

news_right_1
news_right_2
news_bot