news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда табибларның трансплантология буенча белемнәре камилләштереләчәк

1 февральдән Казан дәүләт медицина академиясенең Республика клиник хастаханәсендә урнашкан урология һәм нефрология кафедрасында “Трансплантология” темасына белемнәрне камилләштерү циклы узачак

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). 1 февральдән Казан дәүләт медицина академиясенең Республика клиник хастаханәсендә урнашкан урология һәм нефрология кафедрасында “Трансплантология” темасына белемнәрне камилләштерү циклы узачак. Чара кысаларында трансплантологиянең оештыру һәм хокукый аспектлары каралачак.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, бүгенге көндә Россиядә һәм Татарстан Республикасында югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Яшәү өчен мөһим булган органнарны күчереп утырту буенча операцияләр дә шуңа керә. Клиник трансплантология медицинаның диагностика, хирургия, анестезология һәм реанимация, иммунология, фармакология өлкәләрендә бүгенге заманда киң таралган ысуллар нигезендә үсә. Трансплантология да үз чиратында югарыда телгә алган өлкәләрне үстерә, баета.
Белемнәрне камилләштерү циклы РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы акчасына оештырыла һәм аны тыңлаучылар өчен бушлау уздырыла. Анда сәламәтлек саклау өлкәсен оештыручылар, анестезиологлар-реаниматологлар, неврологлар, хирурглар, урологлар, терапевтлар, нефрологлар һәм гастроэнтерологлар чакырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot