news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда табиблар яңа гына бала тапкан яшь ананың йөрәгенә операция ясаган

МКДЦ һәм РКБ табиблары ананың йөрәк клапанын алмаштыру өчен баланы алдан таптыртканнар.

Казанда табиблар яңа гына бала тапкан яшь ананың йөрәгенә операция ясаган
Михаил Захаров

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казан табиблары ананың йөрәгенә операция ясау өчен баланы алдан таптыртканнар. Бу турыда Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең (МКДЦ) 2 нче кардиохирургия бүлеге мөдире Илдар Вәгыйзов сөйләде.

Татарстанда яшәүче Лия Ямщикова 19 яшьтә йөрәк инфекциясе кичергән, шул сәбәпле аңа йөрәк клапанын алыштырырга кирәк булган. 10 елдан Лиягә яңа операция ясалырга тиеш булган, бу юлы протезны гомерлеккә куярга тиеш булганнар.

Бу вакытта аның 30 атналык көмәне булган. Лиянең һәм әле тумаган баланың гомерен саклау өчен МКДЦ һәм РКБ табибларына баланы алдан таптыртырга һәм шунда ук яшь ананың йөрәгенә операция ясарга кирәк булган.

РКБ акушер-хирурглары кесарев кисеме ясагач, МКДЦ хирурглары үз эшләренә керешкән. Бөтен операция 9 сәгать 25 минут дәвам иткән. Лия 11 сәгать наркозда булган. Бу Казан табиблары өчен шундый бишенче операция.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100