news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда табиблар батарейка йоткан бер яшьлек баланы коткарган

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары батарейка йоткан бер яшьлек балага эндоскопик операция ясаган. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

Операцияне эндоскопистлар, 2 нче хирургия бүлеге һәм оториноларингология белгечләре үткәрде. Табиблар куркыныч предметны алган һәм баланың хәлен тотрыкландырган.

«Батарейка озак вакыт булган урында электрохимик пешү аркасында барлыкка килгән яра формалашкан. Терапия башланды, хәзер бала табиблар күзәтүе астында дәвалануын дәвам итә», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot