news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда табиблар 16 тапкыр йөрәге туктаган ир-атны коткарган

Татарстан Республика клиник хастаханәсе табиблары инфаркт булган 49 яшьлек ир-атны коткарды, моның өчен аны 15 тапкыр терелтергә туры килде, дип хәбәр иткән «РИА Новости»га клиника вәкиле.

«49 яшьлек ир-атны Республика клиник хастаханәсенә район амбулаториясеннән алып килделәр. Кабул итү бүлмәсендә аның кан басымы кисәк төште, ритмы югалды, реанимация таләп ителде. Кирәкле реанимация ярдәме күрсәтеп, табиблар аны ашыгыч рәвештә операция бүлмәсенә алып китте», – диде агентлыкның әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, ир-атның йөрәге, Республика клиник хастаханәсе кабул итү бүлмәсенә кергәннән алып, операция тәмамланганчыга кадәр 16 тапкыр туктаган һәм табиблар аны әллә ничә кат терелткән.

«Хастаханәдә пациент бер атна үткәрде. Аңа стентирование ясадылар (кечкенә керү юлы аша рентгенохирургия операциясе), ике стент урнаштырдылар. Ул канәгатьләнерлек хәлдә чыгарылды», – дип аңлатты РКБ вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot