news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төзелештә бетонболгаткыч чистартканда эшче һәлак булган

“Арт Сити” торак комплексы төзелеш мәйданында 45 яшьлек ир-ат бетонболгаткыч эченә егылып төшкән.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Узган ялларда Казанда төзелештә эшләп торган бетонболгаткычны чистартканда 45 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига Николай Ершов урамындагы “Арт Сити” торак комплексы төзелеш мәйданында килеп чыккан. 

“Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат эшләп торган бетонболгаткычны чистарта торган булган һәм әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында бетонболгаткыч эченә егылып төшкән. Хезмәттәшләре күргәндә ул инде үлгән булган”, - дип аңлатты Андрей Шептицкий.

Эшче һәлак булу факты буенча тикшерү эшләре башланган. Тикшерүчеләргә фаҗига сәбәпләрен ачыклаячак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100