Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда төзелештә алданучылар буенча Мәскәүгә мөрәҗәгать итү ниятләнә
"Өлешләп төзелештә катнашучылар проблемасы үзеннән-үзе хәл ителмәячәк",- диде Татарстан Президенты.
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Бүген өлешләп төзелештә катнашучылар проблемасы үзеннән-үзе хәл ителмәячәк. Без Мәскәүгә дә мөрәҗәгать итәчәкбез", - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Казар шәһәре Думасы сессиясендә өлешләп төзелешкә кереп алданучылар проблемасы күтәрелде.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин 2017 елның гыйнварына Казанда 22 проблемалы объект исәпләнгәнен әйтте. Тиешле каралар кабул ителеп, былтыр 6 торак йортта 1360 фатир кулланылышка тапшырылганын искәртте. "Бу эш дәвам итәчәк. Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, бу проблеманы хәл итүдә нәтиҗәлелеккә ирешү бурычын куябыз", - диде ул. Мэр әйтүенчә, өлешкә кереп алданучылар проблемасында, бурычка баткан чыннан да мохтаҗларны һәм керем алу максатын күздә тотып өлешкә кергән инвестор-өлешчеләрне аерырга кирәк. Илсур Метшин, бу проблеманы хәл итү нисбәтеннән, федераль дәрәҗәдә мөрәҗәгать итү өчен тәкъдимнәр әзерләнәчәген әйтте.
"Тәкъдимнәрне әзерләячәкбез. Дәүләт Думасындагы үзебезнең депутатларны да бу эшкә җәлеп итәчәкбез. Ел саен 1300 фатирны куллануга кертсәк тә, безгә бит бу проблеманы хәл итү өчен әле 4 ел кирәк. Кешеләр көтә, анда чыннан да бизнес буларак акча керткәннәр дә, кредитлар алып, бурычлары белән калган кешеләр дә бар. Бу эшне бергә алып барырга кирәк. Республика барлык мөрәҗәгатьләр буенча ярдәм итәчәк. Кайда җир бүлеп бирергә, кайда административ механизмнар. Хөкүмәттә бу сорауны Нигъмәтуллин (беренче вице-премьер - Т.И. Искәрмәсе) контрольдә тота. Бергә эшләгез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз