news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төзелеш материаллары склады яна

Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итә.

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда Васильченко урамында урнашкан төзелеш материаллары склады яна, дип хәбәр иттеләр бүген «Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Безнең хәбәрчебезгә ведомствода аныклап узуларынча, ике катлы склад бинасына ут капкан. Янгын турындагы хәбәр 12.55 тә алынган. Урында алты янгын сүндерү машинасы эшли. Ут барлыгы 100 квадрат метр мәйданга җәелгән. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot