news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төзелеш мәйданчыгында бер эшчене ток сугып үтергән

Әлеге факт нигезендә «Төзелеш һәм башка эшләр башкарган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда төзелеш мәйданчыгында бер эшчене ток сугып үтергән. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Фаҗига кичә Рахлин урамында төзелә торган балалар бакчасы территориясендә булган.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, полипропилен торбаларны эретеп ябыштырган вакытта 28 яшьлек эшчене ток суккан. Ир-атны коткарып кала алмаганнар – ул шунда ук җан биргән.

Әлеге факт нигезендә «Төзелеш һәм башка эшләр башкарган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер тикшерүчеләр алдында фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot